Түбән Кама социаль приюты белгечләре патриотик юнәлештәге чара үткәрде

2016 елның 11 ноябре, җомга

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Балалар музыкаль-эстетик студиясе "Сәйдәш Нурлары" патриотик тәрбия бирүче уникаль программасы эшләп килә.

Чираттагы дәрестә балаларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы символы турында мәгълүмат җиткерелде.

Биредә балалар Салих Сәйдәшев "Кызыл армия маршы" белән Татарстан Республикасы символикасын өйрәнүне башлап җибәрде. Дәреснең гамәли өлешендә алар үз гаиләсенең гербын ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International