Саба гимназиясендә социаль әһәмиятле эшчәнлеккә волонтерларны җәлеп итү турында фикер алыштылар

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Саба гимназиясе базасында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга комплекслы ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Социаль әһәмиятле эшчәнлеккә волонтерларны җәлеп итү механизмы" дип исемләнгән семинар-тренинг үткәрде.

Чара Б. Сабасы "Волонтер" үзәгенең элекке координаторы Алина Хабибрахманованың чыгышы белән башланды. Ул 2012 елда "Балкыш" комплекслы үзәге базасында барлыкка килгән "Волонтер" үзәге тарихы турында сөйләде.Чыгышының кереш өлешеннән соң, комплекслы үзәге белгечләре психологик тренинглар үткәрде.

Очрашу ахырында волонтерлык үзәгенең яңа координаторын сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International