Бүген Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм көне булды

2016 елның 7 октябре, җомга

Әлеге чара кысаларында Балтач районы башкарма комитетның юридик бүлеге башлыгы Раил Мустафин һәм юрист Ранил Гильванов "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсультанты Нияз Асхатов белән берлектә 11 гражданга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Биредә мирас рәсмиләштерү процедурасы, торак хокуклары рәсмиләштерү тәртибе, пенсияне яңадан исәпләү тәртибе кебек сорауларга җавап бирделәр.

Әлмәт "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында шулай ук 11 гражданга юридик ярдәм күрсәтелде.

Шундый ук чара Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә узды.

Югары Ослан "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә исә гражданнарны юридик сораулар буенча нотариус Эдуард Георгиади-Авдиенко һәм адвокат Айваз Джумаев кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International