Чистай интернат-йорты карамагындагылар туган якларында булып кайтты

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты "Туган як" проектында актив катнашты. Әлеге проект кысаларында учреждение карамагындагылар туган якларына барып, үзләренең туганнары, якташлары һәм бергә хезмәт итүчеләре белән аралашты.

Әйтик, Михаил Туртыгин һәм Габделәхәт Галәветдинов Чистай районы Кубассы авылында булды. Авыл җирлеге администрациясе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы әзерләгән иде. Шулай ук өлкәннәргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Валентина Кормакова Республика башкаласы – Казанга килде. Биредә аның балачагы һәм яшьлеге узган. Шулай ук ул элек эшләгән "Элекон Заводы"нда да булып кайтты.

Интернат-йорт хезмәткәрләре сүзләре буенча мондый чаралар өлкәннәргә яшәргә көч һәм илһам бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International