"Шатлык" приюты тәрбияләнүчеләре өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы оештырылды

2016 елның 6 ноябре, якшәмбе

"Ашан" ААҖ вәкилләре Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен онытылмаслык һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

Балаларга күптөрле күңел ачу программалары, төрле конкурслар, ярышлар оештырылган иде. Шулай ук, тәрбиялә икмәк, төрле татлы пирожныйларның эшләнеше һәм пешерү процесын да күзәтә алдылар.

Чара ахырында балаларга тәмле кичке аш һәм истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International