"Туган як" акциясе кысаларында Кукмара районы социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Җамалиева, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нурсөя Мөбәрәкова һәм ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат–йортында булдылар.
Кукмара район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы да әзерләгән иде. Барлык катнашучылар да канәгать калды.