Бүген Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар, шулай ук эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм башкалар катнашты.
Ярминкәгә 18 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре килгән иде. Шулар арасында "Оптовик" ҖЧҖ, «Лениногорское УТТ» ҖЧҖ, «Колос» ҖЧҖ, «Арго» ҖЧҖ, «Мехуборка Юго-Восток» ҖЧҖ, « НПФ Модуль» ҖЧҖ, «Шифа» ҖЧҖ, ШЭ Тукаев, «Водоканал» ҖЧҖ да бар иде.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: сатучы-консультант, грузчик, маляр, пешекче, кондитер, кладовщик, машина йөртүче, штамповщик, мастер, комплекслы хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшче, техник персонал, җиһазлар ремонтлау буенча слесарь, һ.б.
Ярминкәгә барлыгы 147дән артык эш эзләүче килгән. Шуларның 36ына эш урыннарына юллама бирелде.