Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга "Социаль маршрут" дип исемләнгән экскурсия оештырылды. Балаларга шәһәрнең мөһим социаль учреждениеләрен күрсәттеләр.
Экскурсия вакытында тернәкләндерү үзәге белгечләре Лаеш шәһәренең тарихы турында сөйләде, халыкка хезмәт күрсәткән учреждениеләр белән таныштырды. Шулай ук, әлеге экскурсия вакытында балаларга почта бүлекчәсе, балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе, район мәдәният йорты, пенсия фонды бинасы, техник-икътисад техникумы һәм территориаль социаль яклау бүлеге бинасы да күрсәтелде.