Әлки интернат-йортында Өлкәннәр декадасы уңаеннан төрле чаралар үткәрелде

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкән буынга багышланган чаралар узды.

3 нче октябрь көнне Әлки киноучреждениесендә үзәк карамагындагы өлкәннәр өчен сәнгать кинофильмы күрсәтелде.

4 нче октябрь көнне исә Хузангай һәм Хурада авыл җирлеге мәктәп укучылары авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өлкән буынга бәйрәм концерты оештырды.

Шулай ук, әлеге декада кысаларында шәхси эшмәкәр Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм инвалидлар өчен бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтте.

Моннан тыш, "Туган Як" акциясе кысаларында интернат-йортта торучы Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Дария Сидюкованы Аксубай районы социаль яклау бүлеге башлыгы Наил Вәлиуллин һәм "Сельская новь" газетасының хәбәрчесе Зинаида Леонтьева бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International