Азнакайда республика күләм семинар узды

2016 елның 7 октябре, җомга

2016 елның 6 нчы октябрендә Азнакай шәһәрендә яшьләргә профессиональ ориентация бирү буенча республика семинар-киңәшмәсе булып узды.

Әлеге семинарда республиканың мәшгульлек үзәкләре директоры, җирле хакимият җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе,  уку йортлары вәкилләре  катнашты.

Семинар кысаларында өч мәйданчык оештырылган иде.

Азнакай шәһәренең 1нче номерлы гомуми белем  бирү мәктәбе базасында семинарда катнашучылар укучылар белән эш бирүчеләр арасында булган социаль партнерлык юнәлешләре белән таныштылар.

Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы базасында исә укучылар семинар кунакларына төрле  һөнәрләр буенча мастер-класс күрсәтте.

«Марс» ААҖ хуҗалыгы базасында семинарны оештыручылар килгән кунакларга хуҗалыкта эшче һәм инженерлык һөнәрләренә яшьләрнең тартылуын раслады.

 Шәһәрнең культура йортында уздырылган әңгәмәнең пленар өлешендә доклад белән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары К.Тажетдинова, Азнакай шәһәре муниципаль районы башлыгы М.Шайдуллин, профессиональ белем бирү идарәсе җитәкчесе И.Яруллин, Казан кооператив институты ректоры И.Насретдинов,  «Татарстан Республикасы аграр  яшьләр  бердәмлеге» Региональ иҗтимагый оешмасы председателе М.Загидуллина, НГДУ «Азнакайнефть» идарәсеннән яшьләр белән эшләү буенча әйдәр инженер Р.Хасаншин чыгыш ясады.

Семинарда барлыгы 430 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International