Россия Банкы яңа банкнотлар өчен тавыш бирү ахырына якынлашуга карамастан, министрлык карамагындагы учреждениеләр Казан өчен тавыш бирүен дәвам итә.
Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "М. И. Г" волонтерлар белән берлектә “Казан өчен тавыш бир!” дип исемләнгән флешмоб уздырды.
Әлмәт "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре исә үзәк карамагындагы өлкәннәргә тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итте.
Шундый ук чаралар Менделеевск “Берег надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә һәм Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә узды