"Туган Як" акциясе кысаларында Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Биектау авыл җирлеге башлыгы (Биектау районы) Илдар Минһаҗев булды.
Авыл җирлеге җитәкчесе үзенең якташы Бөек Ватан сугышы еллары тыл хезмәтчәне Александр Ильинны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Көтмәгәндә килеп, искә алганы өчен Александр Ильин якташына рәхмәт сүзләрен җиткерде.