"Шәфкатьлелек" айлыгы кысаларында "Ашан" хәйрия фонды Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучы балаларына хәйрия чарасы оештырды.
Үзәкнең нәни кунакларны өчен әлеге фонд вәкилләре сәүдә үзәге бүлекләре буенча экскурсия оештырды. Чараның иң кызыклы өлешләренең берсе булып пицца пешерү буенча мастер-класс торды.
Шулай ук, "Бергә булу җиңел!" рәсем конкурсы катнашучыларын бүләкләү тантанасы да узды. Барлык призлы урыннарга да "Өмет" үзәге карамагындагы балалар лаек булды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.