Бүген, 6 нче октябрь көнне, Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Олимп" балалар иҗат үзәге белгечләре кул эшләнмәләр мастер-классы уздырды.
Әлеге чараның максаты булып учреждение карамагындагы балаларда иҗади фикерләү һәм моториканы үстерү торды.
Ата-аналар башта балаларының иҗат эшләрен күзәтте, аннан бергәләп апликацияләр ясарга кереште. Дәрес истәлеккә фото төшү белән тәмамланды.