Кама Тамагы "Богородский рай" үзәге мобиль бригадасы өлкән яшьтәге гражданнар янына барды

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Халыкара өлкәннәр көне кысаларында өлкән буын янында булып кайтты.

Учреждение белгечләре Зур Мереткозино һәм Олы Салтык авылларында яшәүче 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнар янына барды.

Очрашу барышында өлкәннәргә "Богородский рай" үзәге тарафыннан күрсәтелгән социаль хезмәт турында мәгълүмат җиткерелде. Моннан тыш, квалификацияле юрист, медицина хезмәткәре һәм психолог ярдәме дә күрсәтелде.

Шулай ук, әлеге күчмә чара кысаларында "Сак булыгыз, карак", "Янгын куркынычсызлыгы чаралары" темаларына әңгәмәдә дә булып узды. Очрашу ахырында өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар ясаган истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International