Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Яшел Үзәндә пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты. Шулар арасында Яшел Үзән «Татарстан Почтасы» федераль почта хезмәте идарәсе, "Респект" ҖЧҖ, "АСП" ҖЧҖ, "7 нче Урта гомуми белем бирү мәктәбе", "Радуга” 18 нче балалар бакчасы", "1 нче балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе", «Страховая компания «Ак Барс-МЕД» ҖЧҖ һ.б. да бар иде. Гомумән алганда, эш бирүчеләр 32 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.

Әлеге вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 58 граждан булды. Шулай ук, барлык катнашучыларга да вакансияләр турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International