Чүпрәле районы предприятие һәм оешмалары эшсез гражданнарга вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Чүпрәле эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнар, пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Чарада районның түбәндәге 7 предприятие һәм оешмалары катнышты: "Чүпрәле тармак технологияләр техникумы", «Дрожжановский элеватор» ҖЧҖ, «АК БАРС Дрожжаное» ҖЧҖ, «Агрофирма им. П.В. Дементьева» ҖЧҖ, «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Межпоселенческий Дом культуры» МБУ һ.б.

Ярминкәгә 50 дән артык кеше килде. Эш эзләүчеләргә 46 вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде, шуларның 5се өлкән яшьтәге гражданнар өчен иде.

Шулай ук, катнашучыларга үзмәшгульлек мәсьәләләре, хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат та җиткерелде.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча 6 кешегә алга таба эшкә урнашү юлламалары бирелде. Шуларның 5се өлкән яшьтәге гражданнар өчен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International