Норлат "Гармония" үзәге белгече ведомствоара эшләрне көчәйтү турында сөйләде

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Татарстан – Яна гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Норлат территориаль бүлеге утырышында катнашты. Биредә заманча белем бирү процессында психологик хезмәтнең төп эшчәнлек аспектлары турында фикер алышынды. Чарада шәһәр һәм район мәктәбе директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, шулай ук "Ышаныч" психолог-педагогик медик-социаль үзәге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча Комиссия әгъзаләре дә катнашты.

"Гармония" үзәгеннән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Виктория Иванова доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ведомствоара эшләрне көчәйтү кирәклегенә басым ясады. Шулай ук, психологик хезмәт белгечләренә массакүләм мәгълүмат чараларында төрле сәхифәләр ясарга да тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International