1 октябрь көнне Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны район хакимияте, социаль яклау бүлеге, ветераннар оешмасы вәкилләре һәм иганәчеләр котлады.
Шулай ук, үзәк карамагындагы өлкәннәргә татлы күчтәтәчләр тапшырдылар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм концерты да оештырды.