Мамадыш "Забота" үзәге базасында мәгълүмати-консультатив очрашу узды

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген Мамадыш «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында мәгълүмати-консультатив очрашу узды. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән очрашуга Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты Геннадий Глушков килгән иде.

Очрашуда, шулай ук, социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Алена Смирнова, район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов, пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов, Мамадыш РҮХ баш табиб урынбасары Рамил Галиев, «Забота» үзәге директоры Людмила Телешева һәм социаль яклау бүлеге консультанты Лада Обманова катнашты.

Чара кысаларында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, сәламәтлек саклау, пенсияне арттыру, шифаханә-курортларга юлламалар алу тәртибе һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

Очрашу ахырында Геннадий Глушков социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенең эше белән танышты. Аеруча кунакта компьютер классы, сенсор бүлмәсе кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International