Менделеевск «Берег Надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре яшьләрнең Халыкара өлкәннәр көне турында фикерен белде.
Социаль педагог Лариса Насыйрова һәм бүлек мөдире Наталья Маснавиева шәһәр урамына чыгып яшь буынга "Иртәгә нинди бәйрәм?" дип сорау бирделәр. 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге 20 бала арасыннан бары тик 7се генә ныклы ышаныч белән “Халыкара өлкәннәр көне” – дип җавап бирде. Калган балалар бирелгән сорауга җавап кайтара алмады, яисә инде Укытучылар көне дип әйтте.
Шулай ук, барлык балаларга да Өлкәннәр көне тарихы турында мәгълүмат туплаган буклетлар да тапшырылды.