Чирмешән районы ветераннары республика программасы буенча яңа фатирларга күчте

2016 елның 1 октябре, шимбә

Чирмешән районында Өлкәннәр көне алдыннан өч гаилә зур бүләккә ия булдылар – аларга район үзәгендә ветераннарның торак шартларын яхшырту республика программасы нигезендә төзелгән өр -яңа йортлардан ачкычлар тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина аларны Өлкәннәр көне һәм “өй туе” белән тәбрик итеп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, исәнлек теләп, яңа йортлардан ачкычлар һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International