Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле чаралар узды.
Шулай итеп, 30 нчы сентябрь көнне учреждение карамагындагылар өчен Свияжск өяз шәхәренә экскурсия оештырылды. Интернат-йортта яшәүчеләр заманча музейларда, борынгы Успенский һәм Скорбащенский чиркәүләрендә булып кайтты.
3 нче октябрь көнне исә интернат-йортта бәйрәм чарасы узды. Өлкәннәрне Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Салдаева, социаль яклау бүлеге башлыгыгы Татьяна Мясникова, учреждение директоры Ирина Исмәгыйлева котлады.