"Наз" үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы өлкәннәргә бәйрәм чарасы оештырылды

2016 елның 5 ноябре, шимбә

Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы өлкәннәр өчен Өлкәннәр декадасы уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылып килә.

Шулай итеп, Чепья авыл җирлеге социаль хезмәткәрләре үзәк карамагындагылары өчен "Халыклар дуслыгы" («Дружба народов») музеена экскурсия оештырды. Экскурсиядән соң, барлык катнашучылар да чәй табыны артына чакырылды. Үзәк карамагындагы өлкәннәрне социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева һәм бүлек мөдире Әнисә Хәйруллина бәйрәм белән котлады.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре сүзләре буенча, әлеге чара өлкән яшьтәге гражданнарда уңай тәэсир генә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International