Өлкәннәр көне – ул бәйрәм генә түгел, ә олы тормыш юлын узучыларга карата иң яхшы сүзләр һәм ниятләр җиткерелүче үзенчәлекле тормыш мизгеле дә.
2016 нчы елның 4 октябрендә “Наз” үзәге социаль педагогы Сәләхова Г.Н. “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә Өлкәннәр декадасы кысаларында “Елмаюлар кабызыйк” дип исемләнгән социаль акция белән чыкты. Акциянең максаты булып җәмәгать транспортында йөрүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлау торды. Волонтерлар өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм аларга чәчәкләр бүләк итте. Көтелмәгән булса да, бик күңелле булган котлаудан сөенгән өлкәннәрне күрү күңелләргә куаныч бирде. Акциядә катнашучылар оештыручыларга елмаюларын кабызганнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.