Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган төрле чаралар үткәрде.
30 нчы сентябрь көнне әлеге үзәк педагоглары Ольга Плаксина һәм Лилия Курбатова “Әби-бабайларыбызга шатлык бүләк итик” акциясе уздырды. Әлеге чарада социаль ярдәм күрсәтелүче 23 балигъ булмаган бала катнашты.
Социаль педагоглар балаларга Игелек көне турында сөйләде, өлкән буынга хәрмәт белән карарга өйрәтте.
Шулай ук, балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләр һәм котлау открыткаларын өлкәннәргә бүләк итеп тапшырды.