Кичә Казанда “Чикләүдән башка хәрәкәт” проекты кысаларында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында махсус мәйданчык һәм уку классының рәсми рәвештә ачылышы узды.
Автошәһәрне җиһазлау өчен KIA Motors, Казан җитештерү берләшмәсе “Зарница” ҖЧҖ 2 млн. сум акча бүлеп бирде. Бүгенге көндә автошәһәрдә кирәкле җиһазлар һәм хәрәкәт итү чаралары да бар (электромобиль, светофор, юл билгеләре), автокласста исә шулай ук махсуслаштырылган җиһазлар, мультимедия программалары, балалар тренажеры. Әлеге кирәкле җиһазлар методистлар һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Дәүләт инспекциясе тарафыннан булдырылды.
Әйтеп узырга кирәк, автошәһәрнең тантаналы ачылышында авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен ярдәм фонды идарәсе киңәшчесе Александр Фесенко һәм вакытлыча Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Марат Гафаров һәм башкалар катнашты.
Шулай ук, кунаклар өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдуллин экскурсия үткәрде. Биредә яңа мәйданчыкларны, яхшы җиһазландырылган үзәк тә күрсәтелде. Соңыннан "Солнечный" үзәге карамагындагы балалар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы куелды.