1 октябрь Бөтенроссия агач утырту көне уңаеннан, Арча муниципаль районы “Мәрхәмәтлек үзәге”нең һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре 500 яшь агач үсентеләре утырттылар.
"Бу акциядә хезмәткәрләр бик теләп катнашты. Арча шәһәре Вокзальный урамында без утырткан агачлар шаулап үсәр. Əйдәгез, күбрәк агачлар утыртыйк. Саклыйк табигать матурлыгын. Шул чакта киләчәк буыннар безгә рәхмәт әйтер!"- дип үзәк директоры Ләйсән Гатауллина сөйләде.