Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең профсоюз комитеты тарафыннан пенсия яшендәге хезмәткәрләр өчен "Куңел яшь булганда, безгә еллар бәла-каза түгел!" дип исемләнгән чара оештырылды.
Бу көнне чиксез мәрхәмәтлеге, игъбарлыгы өчен өлкән буынга рәхмәт сүзләре җиткерелде. Тантана кунакалары өчен төрле биремнәр әзерләнгән иде. Биредә өлкәннәр үзләренең тапкырлыгын, актерлык осталыгын күрсәтте.
Чара чәй табыны артында дәвам итте. Әңгәмә барышында өлкәннәр яшьләр белән тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.