Балтач районында Өлкәннәр декадасы старт алды

2016 елның 1 октябре, шимбә

30 сентябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә һәм Чепья культура йортында өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үтте. Бу чара мул табын артында башланып китте һәм бәйрәм концерты белән дәвам итте. Үзләренең бриллиант туйларын һәм күркәм юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәр район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр кабул итеп алды. 

Барлык оештыручылар һәм катнашучылар да уздырылган чарадан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International