Бүген Татарстан Республикасында 920 725 "өченче буын" гражданы яши, шуларның 175е 100 яшенә кадәр җиткән. Өлкән буынның яшәү рәвеше соңгы елларда үзгәрешләр кичергән социаль шартлар белән билгеләнә.
Шул уңайдан Республикада өлкән яшьтәге гражданнарны иҗтимагый, социаль, икътисад өлкәсенә җәлеп итү буенча системалы эшләр алып барыла. Моннан тыш, "өченче буын" өлкән яшьтәге гражданнарның хезмәт эшчәнлеген тормышка ашыру өчен эшләр гамәлгә ашырыла.
Әйтеп узырга кирәк, шушы көннәрдә узган "Актив озын гомер" өлкәннәр өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе өлкән гражданнарда актив тормыш позициясе, тулы көч, энергия булуын дәлилләде.
Кадерле дуслар! Без еш кына көндәлек мәшәкатьләр аркасында тормышның бик тиз узып баруы турында онытабыз. Шушы көнне кадерле булган әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга шалтыратып, аларның хәлен белсәк, без тирән ихтирамыбызны һәм кайгыртуыбызны күрсәтер идек. Аларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткереп бәйрәм белән котлыйк.
Шушы истәлекле көндә өлкән буыныбызга нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, озын һәм бәхетле тормыш теләп калам. Һәрвакыт яныгызда җылы мәхәббәт һәм игътибар белән кайгыртучы якыннарыгыз, туганнарыгыз булсын. Исән-имин булыгыз!