Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Арча балалар тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре үзләренең ветераннары өчен “Беренче театр” спектаклен куйдылар.
Сәхнә бик матур итеп, шул чор өчен хас булган җиһазлар белән бизәлгән иде.
Куелган спектакль өлкәннәр күңеленә бик ошады,көчле алкышлар артистларны тагын да үстереп җибәрде.
Соңыннан кунаклар чәй өстәле артында үзәкнең тормышы белән кызыксындылар,үзләренең эшлгән елларын искә алдылар, фикерләр белән уртаклаштылар. Яшь буын аларга сәламәтлек, озын гомер теләп калды.