Ел саен Бөгелмә "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уза. Традиция буенча 1 октябрь көнне үзәккә тәрбияләнүчеләренең әби-бабайлары һәм пенсиягә чыккан хезмәткәрләр чакырыла.
Педагоглар балалар белән берлектә чарага алдан әзерләнә: җыр биюләрен кабатлый, истәлекле бүләкләр ясый.
Социаль педагог Ирина Вдовина сүзләре буенча Өлкәннәр көне балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт һәм ихтирамлык тәрбияли.