Чүпрәле районы пенсия яшендә һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк

2016 елның 30 сентябре, җомга

6 нчы октябрь көнне Чүпрәле районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан эшсез, пенсия яшендә һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак.

Чарада районның 7 предприятие һәм оешмаларының түбәндәге кадрлар хезмәте вәкилләре гражданнарга эш урыны тәкъдим итәчәк: «Агрофирма им. В.П. Дементьева» ҖЧҖ, "Росгосстрах" ҖЧҖ, «Ак Барс Дрожжаное» ҖЧҖ, «Коммунальные сети Дрожжаное» ҖЧҖ, «Дрожжановский элеватор» ҖЧҖ, «Коммунальные сети Дрожжаное» ҖЧҖ һ.б.

Чара Иске Чүпрәле авылы, Центральная урамы, 15 йорт адресы буенча сәгать 10:00да башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International