Шушы көннәрдә Питрәч социаль яклау бүлеге белгечләре Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында булып кайтты.
Питрәч районы социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сахабиева һәм район ветераннар советы рәисе Эльгизә Фәйзуллина Питрәч районы башлыгы исеменнән интернат-йортта яшәүче өлкәннәрне якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.