Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлназ Хөснетдинова һәм Маргарита Матвеева гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында "Экстремизмга – Юк!" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы оештырды.
Чараның төп максаты булып яшүсмерләрдә толерантлык тәрбияләү, әдәпле булу, башка кешеләр белән акыллы аралашырга өйрәтү торды.
Оештыручылар сүзләре буенча, чара барышында балалар терроризм, мәрхәмәтлелек һәм толерантлык төшенчәләре турында белделәр, "Экстремизмга – Юк!" темасына багышланган рәсемнәр ясадылар.