"Асылташ" приютының кечкенә тәрбияләнүчеләренә рәсем ясау дәресе оештырылды

2016 елның 2 октябре, якшәмбе

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Без чәчәчкләр ясыйбыз” темасына багышланган рәсем дәресе узды.

Балаларга кашкарый чәчәге ясарга тәкъдим ителде. Укучылар зур кызыксыну һәм энтузиазм белән эшләрен башкардылар.

Дәрес ахырында исә ясалган рәсемнәрнең күргәзмәсе оештырылды. Биредә яшь рәссамнар иптәшләренең эшләрен карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International