"Веста" үзәге социаль педагогы террорчылыкка каршы юнәлтелгән чара оештырды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина 15 нче янгынга каршы хезмәт отряды каравыл башлыгы белән берлектә "Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында “Террорчылыкка Юк дип әйтик!” лекциясе укыды.

Чараның максаты булып балигъ булмаганнарга террорчылыкның куркыныч хәл икәне турында сөйләү торды.

Каравыл башлыгы балаларга террорчылык акты куркынычлыгы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук, игътибарлы булырга өйрәтте.

Әңгәмә ахырында балаларга "Игътибарлы булыгыз!" дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International