Яр Чаллы "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы"нда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге чара 2004 елдан бирле оештырылып килә. Бу Россия Федерациясе территориясендә иң массакүләм һәм зур масштаблы спорт чарасы санала.
Шундый ук чараларда Түбән Кама "Веста" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Биектау "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре, Чирмешән районы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре дә катнашты.