Алабуга интернат-йорты "Минем ел – минем байлык" Республикакүләм конкурсының призеры булды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Алабуга өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Республикакүләм "Минем ел – минем байлык" конкурсының финал этабында призер булды.

Өлкән яшьтәгеләр "Вокал", "Нәфис сүз", "Хореография", "Фотография" номинацияләрендә катнашты.

"Нәфис сүз" номинациясендә Раиса Кравцова "Минем интернат" һәм "Ватан" шигыре белән беренче урынны алды. "Фотография" номинациясендә исә Валерия Камилова шулай ук беренче урынга лаек булды.

 Хезмәт инструкторы билгеләп үткәнчә, иң өлкән катнашучыга 90 яшь. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Мирошникова иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International