Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" Бөтенроссия экологик шимбә өмәсенә кушылды

2016 елның 2 октябре, якшәмбе

23 нче сентябрь көнне Арчаның  “Мәрхәмәтлек үзәге”  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Яшел Россия” исемле  экологик иҗтимагый хәрәкәт акциясен үткәрүне хуплап чыкты. Хезмәткәрләр “Минем хыял иле” исемле Бөтенроссия  экологик шимбә өмәсендә актив катнаштылар.

Белгечләр үзләренең хыял илен:  “Минем хыял иле”-  матур, чиста, бер-береңә елмаю бүләк итүче, яшеллеккә күмелеп утыручы ил ул”-  дип, күз алларына китерәләр. Хезмәткәрләр “Мәрхәмәтлек үзәге”нә билгеләнгән территориядә шимбә өмәсе үткәрделәр.”Үзеңнән башла” исемле девиз астындагы чара күтәренке нотада узды. Катнашучыларның барсы да канәгать калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International