Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында Арча ТР дәүләт Алкоголь инспекциясе территориаль органы хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.
Очрашу әңгәмә формасында үтте. Биредә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән гражданнарның товар һәм хезмәт күрсәтү буенча куллану хокуклары хакында сүз алып барылды.
Чара ахырында катнашучыларга тематик буклетлар һәм газеталар таратылды.