"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Түбән Кама "Балкыш" социаль приютында балалар һәм яшүсмерләр өчен “Беркайчан да чит-ят кеше белән сөйләшмә” темасына интерактив әңгәмә узды.
Учреждение педагоглары билгеләп үткәнчә, балаларга урамда чит-ят кеше белән сөйләшмәү, өйдә ялгызың булганда белмәгән кешеләргә ишек ачмау һәм чит-ят машиналарга утырмау турында сөйләштеләр.