Әлмәтнең 8 предприятие һәм оешмасы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә хезмәткәрләр эзләде

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсионерлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Әлеге чарада шәһәрнең 8 предприятие һәм оешманың түбәндәге кадр хезмәтләре катнашты: «Санаторий-профилакторий «Здоровье» ААҖ, "Риза Фәхретдин ис. Гимназия №1"МББУ, «Средняя общеобразовательная школа №20» МББУ, «Камснаб» ААҖ, Ветераннар советы белгечләре һ.б.

Ярминкәгә килүчеләргә котельный операторы, урам себерүче, пешекче, тракторчы, юл эшчесе, шәфкать туташы, маляр, һәм башка һөнәрләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.

Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 140тан артык кеше килде. Шулардан 17 эш эзләүчегә эш тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International