Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 70 яшькә кадәрге өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарның яшәү шартын тикшерде.
Бүгенге көндә инде 652 гражданның тулай торак шартлары тикшерелде. Шулар арасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар да бар иде. Рейдлар нәтиҗәсе буенча 10 кеше тиешле шартларда тормый дип билгеләнде. Әлеге гражданнарга "Гармония" үзәге хезмәткәрләре социаль һәм медицина ярдәм күрсәтәчәк.