Гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 229 юнәлеш бирелгән

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

"Актив озын гомер" дип исемләнгән күргәзмә кысаларында узган гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

Бу көннәрдә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә барлыгы Казанның 30 оешмасы хезмәткәрләре, кадрлар менеджменты ассоциация вәкилләре катнашты.

Килүчеләр игътибарына барлыгы 907 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде.

Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 1 800 кеше килде. Шулардан 229 граждан эшкә урнашу юнәлешләре алды.

Билгеләп үтик, 21 нче сентябрьдән алып 23 сентябрьгә кадәр "Актив озын гомер" дип билгеләнгән күргәзмә кунакларына компьютерда тупланган 16 056 вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат та биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International