Узган атнада эш бирүчеләр 2 меңнән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 20 сентябренә республикада барлыгы халыкны эш белән тәэмин итү органнарында 14 445 эшсез граждан теркәлгән. Узган атнага караганда бу 105 кешегә азрак.

Шулай итеп,Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,7% тәшкил итә.

Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 34 934 вакантлы эш урыннары теркәлгән. Узган атнада гына оешмалар 2092 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.

14 нче сентябрьдән алып 20 нче сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында 736 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 350се үз теләге белән эштән киткән булса, 94 гражданның эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International