14 нче сентябрьдән алып 20 нче сентябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 92 кеше мәгариф тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл күпмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 86 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: эшкәртү җитештерү тармагыннан – 72, күчемсез милек белән операцияләр – 36, төзелеш – 35, сәламәтлек саклау – 32, транспорт һәм элемтә – 31, финанс эшчәнлеге – 30, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 27, дәүләт идарәсе – 24, авыл хуҗалыгы – 15, файдалы казылмалар табу – 13, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 11, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 7.