2016 нчы елның 20 нче сентябрь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1759 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 78 кешегә кимрәк.
Моның белән беррәттән, эшсезләр саны Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Кама Полянасы һәм Чистай районында кимеде. Соңгы мәглүматларга карганда, бередә 389, 105, 1116, 207 һәм 413 эшсез кеше теркәлгән.