Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Әлеге чарада "Таттелеком" ААҖ, Яр Чаллы ЗЭЭУ (зона электр элемтәсе узелы), "Магнит" гипермаркеты, "АСК-Групп" ААҖ вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге 48 вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде: кассир, кондитер, каравылчы, сатучы, килешүләр төзү буенча агент, турыдан-туры сату бүлегенең әйдәп баручысы, абонентлар кушу буенча белгеч һ.б.
Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсендә 32 кеше катнашты, шуларның 17сенә эш урыннары тәкъдим ителде.